16+

Махсус операциядә катнашучыларның яшь гаиләләренә торак сатып алу өчен түләүләр биреләчәк

Хөкүмәт тарафыннан гражданнарны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.

Хөкүмәт тарафыннан гражданнарны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләр фатир яки үз йортларын сатып алу өчен социаль түләүгә беренче чиратта хокук алдылар, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин үз урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә.

Түләүләр ир белән хатынның һәркайсына 35 яшь тулмаган гаиләләргә биреләчәк. Балалар булу мәҗбүри түгел. Дәүләт ярдәмен бер яки берничә бала тәрбияләүче 35 яшькә кадәрге ялгыз әти-әни дә алырга мөмкин.

Түләү күләме торак бәясенең 30-35 процентын тәшкил итә. Акчаларны торак сатып алуга, аны төзүгә, шулай ук беренчел взноска яки ипотеканы түләүгә тотарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading