16+

Махсус хәрби операция зонасына көймә, УАЗ һәм исемле посылкалар җибәрделәр

Шушы көннәрдә Лаештан Россия Федерациясенең яңа территорияләренә техника, махсус саклану чаралары, азык-төлек төялгән фура китәчәк.

Шушы көннәрдә Лаештан Россия Федерациясенең яңа территорияләренә техника, махсус саклану чаралары, азык-төлек төялгән фура китәчәк.

Лаешта МХО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм әзерләнде.

Лаеш районында яшәүчеләр ярдәмендә егетләребезгә прицеплы УАЗ машинасы һәм Ямаха моторлы моторлы көймә җибәрелде. Аларга двигательләр өчен майлар да әзерләнде. «Помощь СВОим» фондыннан волонтерлар 30дан артык маскировка чаралары — маскировка челтәрләре һәм халатлар тапшырган.
Авыр техниканы ташу, төяү, урнаштыру белән «Балык тоту кардәшлеге» һәм Лаеш хәрби комиссариатының егетләре мәшгуль булган.

Икенче этапта Лаеш хәрби комиссариаты территориясендә машинага автошиналар, блиндажлар төзү һәм җылыту өчен материаллар, электр генераторлары, көчәнеш стабилизаторлары, бензопилалар, шанцлы инструмент, медицина препаратлары, җылы әйберләр, азык-төлек төялгән.
Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез, дип язган Камкая Новь газетасы. 

Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading