16+

Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга күчмә мәчеткә акча җыялар

Татарстанда «Батырларга - Татарстан мөселманнарыннан» хәйрия акциясе башланды.

Татарстанда «Батырларга - Татарстан мөселманнарыннан» хәйрия акциясе башланды.

Акцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте автомобиль һәм аннан күчмә мәчет ясау өчен җиһазлар сатып алуга акча җыю өчен игълан итте. Күчмә мәчет хәрби-кыр шартларында махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчылары өчен кирәк. Мәчет махсус хәрби операциядә солдатларга намаз укуда һәм дога кылуда ярдәм күрсәтәчәк. Күчмә мәчет дин кардәшләребезгә рухи ярдәм күрсәтергә, тиз арада җиңүгә, туганнары һәм якыннары янына кайтуга өмет уятырга мөмкинлек бирәчәк.

 «Тәгәрмәчләрдәге» мәчет юлсыз маршрутларга җайлаштырылган УАЗ автомобилендә җиһазландырылачак дип көтелә. Автомобиль салонында намаз уку һәм рухи әңгәмәләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак: идәннәргә келәм җәеләчәк, михраб куелачак, кечкенә генә китапханә булдырылачак.

«Батырларга - Татарстан мөселманнарыннан» хәйрия акциясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән махсус хәрби операциядәге сугышчыларга чираттагы ярдәм чарасы булып тора. Һичшиксез, акциядә катнашучылар мобиль мәчеттә укылган һәр намаз өчен әҗер-савапка ирешәчәк.

Күчмә мәчет оештыруга теләге булган һәркем, күрсәтелгән куар-код аша үз өлешен кертә ала.

Пәйгамбәр ﷺ: " Аллаһы Тәгалә мәчет салган кешегә җәннәттә, кыр тавыгы оясы зурлыгында булса да, йорт салачак", - дип әйткән (Ибн Аббастан, Әхмәд, ибн Һиббан, Бәззар тапшырган).

Акчаларны Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды җыя.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading