16+

Май чабу ярминкәсендә продукция сату өчен бушлай урын бирелә

Казан үзмәшгульләре үз продукцияләрен Май чабу ярминкәсендә сата ала.

Казан үзмәшгульләре үз продукцияләрен Май чабу ярминкәсендә сата ала.

Ул 25 февральдә «Солнечный город» торак комплексында узачак. Бәйрәмгә килүчеләр һәм катнашучылар өчен вокаль һәм бию коллективлары чыгышлары, халык күңел ачулары, балалар өчен конкурслар һәм бүләкләр уйнату оештырыла. Казанлыларның күңелен аниматорлар ачачак. Кешеләр һөнәрчелек сувенирлары, бижутерия, сумкалар, кием-салым, азык-төлек сатып ала алачак.

Бәйрәм мәйданчыгы шимбә көнне 10:30 дан 13:00 гә кадәр Гариф Ахунов урамы, 10а адресы буенча 35нче лицей янындагы бульварда эшләячәк. Өстәмә мәгълүматны үзмәшгульләр +7(986) 723-38-53 телефоны буенча ачыклый ала. Сәүдә урынын бушлай алырга мөмкин, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип яза kzn.ru.

Ярминкә «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә оештырыла. Үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр ярдәм чараларын +7(843)524-90-90 телефоны буенча ачыклый алалар, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading