16+

Метро якын булган саен кыйммәтләнә

Экспертлар метроның якынлыгы фатир бәясенә ничек йогынты ясавын исәпләп чыгарганнар.

Экспертлар метроның якынлыгы фатир бәясенә ничек йогынты ясавын исәпләп чыгарганнар.

Фатир сатып алырга җыенган һәм метро станциясеннән ерак түгел вариантны сайлаган кешеләргә торакның уртача бәясеннән өчтән бергә күбрәк акча әзерләргә туры киләчәк. 2ГИС аналитиклары исәпләвенчә, Россиянең метро булган җиде шәһәрендә җир асты станцияләреннән 10 минутлык юлда урнашкан йорт фатиры башка локацияләргә караганда уртача 28 процентка кыйммәтрәк тора.

Шул ук вакытта, "Российская газета" корреспондентлары ачыклаганча, төбәкләрдә торакның мерога якынлыгы җир асты юллары челтәре үсешенә бәйле. Мәсәлән, Мәскәү һәм Петербургтан аермалы буларак, миллионлы башка шәһәрләрдә нибары 9-15 метро станциясе исәпләнә. Метрополитен, әлбәттә, бик кирәкле, әмма станцияләр күп булмагач, хәрәкәт итүнең башка вариантларын да исәпкә алырга туры килә. Димәк, станцияләр янындагы торак та Мәскәүдәге кебек үк югары бәяләнми.

2ГИС рейтингының үзенчәлекле рекордсмены Санкт-Петербург булган. Монда метродан җәяү барып җитәрлек булган фатир башка микрорайоннардагыга караганда 53 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Сәбәпләре аңлашыла - җир асты транспорты шәһәр локацияләренең күпчелегенә тиз һәм бөкеләрсез барып җитү мөмкинлеген бирә. Туристлар күп булган мәдәни башкалада мондый торакны арендага бирү җиңелрәк. Шулай ук студентларга да. Моннан тыш, еш кына станцияләр үзләре үзәккә якын урнашкан, һәм бу үзеннән-үзе торак бәясенә тагын берничә миллион өсти. Экспертлар билгеләп үткәнчә, Питердагы иң кыйммәтле фатирлар хәзер "Адмиралтейская" станциясе янында, бер квадрат метр өчен уртача 481,9 мең сум сорыйлар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading