16+

Михаил Виноградов: “Татарстанда сайлауга килүчеләр күбрәк булыр дип уйлыйм”

Бу сәгатьләрдә Мәгълүмат үзәгендә "Петербургская политика" фонды рәисе, сәясәтче Михаил Виноградов чыгыш ясады.

Бу сәгатьләрдә Мәгълүмат үзәгендә "Петербургская политика" фонды рәисе, сәясәтче Михаил Виноградов чыгыш ясады.

Республикада рәсми төстә теркәлгән 2 миллион 933 мең 107 сайлаучы исәпләнә. Алар өч меңгә якын сайлау участогында тавыш бирә алачак. Шулай ук вокзал, аэропорт, тикшерү изоляторлары, хастаханәләр, шифаханәләрдә дә махсус сайлау участоклары оештырылган.
Журналистлар Михаил Виноградовка сорауларын бирде, шулай ук Татарстандагы сайлау алды кампаниясе барышына мөнәсәбәте белән кызыксынды һәм сайлауга күпме кеше килер дип уйлыйсыз дип тә сорады. Сайлаулар әле башланып кына киткәнгә, сайлаучылар күпме буласын фаразлавы авыррак. Шулай да Михаил Виноградов үз фикерен белдерде:
- Татарстанда сайлау алды кампаниясе аеруча да үзенчәлекле, динамик төстә, ачык узды. Күп кенә сәяси булмаган чаралар да үткәрелде. Быелгы сайлауларга халык күпләп килер дип өмет итеп булмый, шулай да Казанның сайлау участокларында булганнан соң, сайлаучыларның күплеге сөендерде. Өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәгеләр, яшьләр дә сайлауларга күп килә. Татарстанда сайлауга килүчеләр башка төбәкләр белән чагыштырганда күбрәк булыр дип уйлыйм,- диде сәясәтче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading