16+

Милекне тартып алачаклар. Сәбәбе нидә?

Дәүләт Думасы законсыз миграцияне оештырган өчен милекне конфискацияләү турында закон кабул итте.

Дәүләт Думасы законсыз миграцияне оештырган өчен милекне конфискацияләү турында закон кабул итте.

Законсыз миграция оештыру нәтиҗәсендә эшләп алынган барлык акчалар, мөлкәт һәм кыйммәтле әйберләр конфискацияләнергә тиеш булачак

Дәүләт Думасы законсыз миграция оештыру нәтиҗәсендә эшләп алынган акчаларны, кыйммәтле әйберләрне һәм милекне конфискацияләү турында канун кабул итте. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Telegramда хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге канун РФ Җинаять кодексының 104.1 маддәсен үзгәртәчәк. Кабул ителгән карар законсыз миграция оештыру нәтиҗәсендә алынган барлык акчалар, мөлкәт һәм кыйммәтле әйберләр конфискацияләнергә тиешлеген билгели.

Володин миграция өлкәсендә җинаятьләр саны артуы турында Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан чыгып китерде. Әйтик, 2023 елда аларның саны 79,6% ка арткан, ә 2024 елның беренче җиде аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,8 тапкырга арткан.

«Бу канун 2024 ел башыннан миграция сәясәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән 12 нчесе булды»,-дип билгеләде Дәүләт Думасы Рәисе.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading