16+

Миңнеханов Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтергә өндәде

Эчке эшләр министрлыгында кадрларга зур кытлык күзәтелә.

Эчке эшләр министрлыгында кадрларга зур кытлык күзәтелә.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр органнарында кадрлар кытлыгына игътибар итте. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советына юлламасы барышында хәбәр итте.

«Хезмәткәрләргә икеләтә яки хәтта өчләтә йөкләнеш ята. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтүне закон дәрәҗәсендә беркетү мәсьәләсен җентекләп тикшерергә кирәк. Шулай ук предприятиеләргә бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәм. Эчке эшләр министрлыгы эше – безнең һәм якыннарыбызның иминлеге», - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading