16+

Минтимер Шәймиев Равил Шәрәфиевнең юбилей кичәсендә татар халык җырын башкарды

Равил Шәрәфиевка 85 яшь тулды.

Равил Шәрәфиевка 85 яшь тулды.

Минтимер Шәймиев Равил Шәрәфиевнең юбилей кичәсендә «Эх, алмагачлары» җырын җырлады. Чара Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрында узды. 

Равил Шәрәфиев ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Солтаны авылында туган. 1961 елда МАКАРОВ исемендәге Югары театр училищесының татар студиясен тәмамлый. РСФСРның халык артисты  әле дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйный.
 «1954 нче елда без Равил белән икәү авыл хуҗалыгы институтына керергә йөри идек. Мин үттем, Равил узмыйча калды. Шул вакытта мин дә аның белән китсәм, хәзер берәр танылган артист булыр идем», - диде Минтимер Шәймиев Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевне котлап.

 Минтимер Шәймиев җырлап та күрсәтте. «Эх, алмагачлары» җырын ул Равил Шәрәфигә махсус багышлап башкарды. Соңыннан артист үзе дә кушылып җырлый башлады.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading