16+

Мәктәпкә кабул итү кампаниясенең икенче этабы кайчан башлана?

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясенең икенче этабы 6 июльдә башлана.

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясенең икенче этабы 6 июльдә башлана.

Булачак укучыларның ата-аналары яки законлы вәкилләре гаризаны өч ысул белән – Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталлары аша, мәктәпкә мөрәҗәгать итеп һәм «Россия Почтасы» аша тапшыра ала.

Мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче ата-аналар яки балаларның законлы вәкилләре 5 сентябрьгә кадәр гариза бирә ала. Баланы, әгәр анда буш урыннар булса, уку йортына кабул итәчәкләр. Гариза тулы пакет документлар тапшырганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча каралачак, дип хәбәр итәләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading