Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итик
Санаулы гына булган җәйге каникул көннәре бетеп бара. Ата-аналар кибеттән кибеткә йөгереп, балаларын мәктәпкә әзерли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Санаулы гына булган җәйге каникул көннәре бетеп бара. Ата-аналар кибеттән кибеткә йөгереп, балаларын мәктәпкә әзерли.
Кызганыч, барлык гаиләләрнең дә финанс мөмкинлекләре бертөрле түгел. Республикада аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән, «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе бара. Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да әлеге акция кысаларында республикадагы күпбалалы, аз керемле һәм инвалид балалы йөз гаиләгә ярдәм күрсәтүне үзмаксат итеп куйган. Йөз гаиләдәге укучы балага мәктәп киеме, хезмәт дәресе өчен тупланма, уку кирәк-яраклары тапшырылачак. Мохтаҗ гаиләләр йөздә генә бетсә икән дә бит. Битараф булмаган казанлылар дәфтәр, карандаш һәм мәктәп өчен кирәкле башка әйберләрне Тукай урамындагы 3нче йорттагы 304нче офиска китерә ала.
Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин: «Без тормышта ирешкән үрләребез белән ата-аналарыбызга һәм белем алган мәктәбебезгә бурычлы. Башкаладагы эре предприятиеләр, депутатлар, эшкуарлар һәм киң күңелле казанлылар «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» һәм «Белем алган мәктәбеңә ярдәм ит!» акцияләрендә актив катнашалар. Бу игелекле гамәлләре өчен аларга зур рәхмәт! Мөмкинлекләре булган кешеләр ниятләп кенә калмасыннар, мохтаҗ гаиләләрдәге укучы балаларны сөендерсеннәр иде», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар