16+

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен үткәрү көне билгеле булды

Бу көннәрдә мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәренә әзерлек бара. Республика мәктәпләрендә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре 22-23 май көннәрендә,  чыгарылыш кичәләре исә 23 июненнән соң үткәреләчәк. 

“Чыгарылыш кичәләре иминлек чараларын, шул ук вакытта янгынга каршы чараларны үтәп, уздырылырга киңәш ителә”,  дип билгеләнеп үтелә министрлык хәбәрендә. Ә ата-аналар катнашындагы “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре  Татарстанда бер үк көннәрдә уздырылу планлаштырыла. Чыгарылыш кичәләре дә 23-24 июньдә узачак. Укытучы һәм остаз елында чыгарылыш кичәләре 20 майда узачак онлайн-эфир белән башланып китәчәк.

Аңа илнең бөтен мәктәпләре дә кушыла ала. Моннан тыш, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Җиңүләр марафоны: рәхмәт, укытучы!» дигән зур акция уздырачак. Акция барышында бер ай дәвамында укучылар һәм ата-аналар министрлыкның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәктәп еллары, укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар урнаштыра алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading