16+

Мобилизациядән бронь ясау төрмәгә китергән

Әлмәттә суд янгын сүндерү бүлекләренең берсендә начальник булып эшләгән иргә хөкем карары чыгарылган.

Әлмәттә суд янгын сүндерү бүлекләренең берсендә начальник булып эшләгән иргә хөкем карары чыгарылган.

Мобилизациядән алып калу өчен эшмәкәрдән ришвәт алуда Денис Грезневны гаеплиләр.

Эш материаллары буенча, фигурант Әлмәттә яшәүче хатыннан арадашчы аша 300 мең сум акча алган. Билгеле бер сумманы ул янгын сүндерү бүлегенә ике егетне эшкә урнаштыру өчен алган. Хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча чакырудан качып, бронь алу өчен эшләнелә бу. Кыскасы, ике егетне дә Әлмәттәге янгын сүндерү хезмәткенә янгын сүндерүчеләр итеп эшкә урнаштыралар. 
Шәһәр суды хәбәр иткәнчә, Грезнев җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә һәм шул срокны каты режимлы колониядә уздырачак. Моннан тыш, аңа 10 тапкыр ришвәт алу (өч миллион сум) күләмендә штраф салынган.

- Шулай ук Грезнев дәүләт хезмәтендә һәм җирле үзидарә органнарында хакимият вәкиле функцияләрен, оештыру-идарә итү һәм административ-хуҗалык вәкаләтләрен дүрт елга гамәлгә ашыру белән бәйле вазыйфаларны башкара алмаячак, – дип хәбәр ителә Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading