16+

Мобилизацияләнүчеләрнең отпусклары ничек булачак?

Татарстанның хәрби комиссариатында мобилизацияләнүчеләрнең отпуск ала алуы турында сөйләделәр.

Татарстанның хәрби комиссариатында мобилизацияләнүчеләрнең отпуск ала алуы турында сөйләделәр.

Махсус операция зонасында хезмәт итүче мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр отпуск алырга хокуклы, ул аның гаризасы нигезендә бирелә. 
Ялның бер өлеше озынлыгы 15 тәүлектән дә ким була алмый. Аның гомуми озынлыгы 30 тәүлек тәшкил итә.
Хәрби комиссариатта хәбәр итүләренчә, мобилизацияләнүчегә ялны гаилә хәле буенча да бирергә мөмкиннәр.
Шулай итеп, 2022 елның ноябрендә Татарстаннан махсус операциягә киткән мобилизацияләнгәннәр ялны апрельдә алырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading