16+

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренә нинди ярдәм каралган? Социаль фонды ачыклык кертә

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре бала туу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие ала. 2023 елда запастан чакырылган 15 хәрбинең йөкле хатынына һәм 400дән артык мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә (677 балага) айлык пособие билгеләнгән.

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре бала туу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие ала. 2023 елда запастан чакырылган 15 хәрбинең йөкле хатынына һәм 400дән артык мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә (677 балага) айлык пособие билгеләнгән.

Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җиткерде.

"Өч яшькә кадәрге беренче бала тууы яки уллыкка алуы белән бәйле рәвештә Татарстан гаиләләре ай саен түләү ала. 2023 елда мондый түләү мобилизацияләнгән хәрбиләрнең өч гаиләсенә билгеләнгән», — дип билгеләп үтте Вафин.

Моннан тыш, ана (гаилә) капиталы акчалары хисабына бала туу сәбәпле һәм аңа өч яшь тулганчы ай саен түләү билгеләнә. Бу акчалар гаиләнең җан башына исәпләнгән уртача кереме күләме Россиядә җан башына билгеләнгән яшәү минимумының ике күләменнән артмаса (Татарстанда бу 24,4 мең сум) гына бирелә.

"2022 елның 1 ноябреннән, Хөкүмәт карары белән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре йөкле хатын-кызларга пособиеләр һәм балалар пособиеләре билгеләгәндә исәпкә алынмый. Бу пособиеләрне алуда ике ата — ананың да расланган хезмәт хакы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш, ә гаилә милке билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш», - дип искәртте Вафин.

Әгәр баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган икәннәр, аның элеккеге хезмәт хакы, шул исәптән хезмәт хакы, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар, шулай ук гаиләнең мохтаҗлыгын исәпләгәндә исәпкә алынмый. Моннан тыш, әгәр элек мобилизацияләнгән кешенең хезмәт хакы булмау сәбәпле гаиләгә пособие бирүдән баш тартылган булса, хәзер аның хатыны социаль фондка пособие сорап кабат мөрәҗәгать итә ала. Хисап чорында керемнәр булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турында карар чыгарылмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading