16+

Моңсараны искә алдылар

Халкыбызның яраткан композиторы Сара апа Садыйкованың тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, рухына дога кылырга дип, Иске Татар бистәсе зиратына бардылар.

Моңсараны искә алдылар

Халкыбызның яраткан композиторы Сара апа Садыйкованың тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, рухына дога кылырга дип, Иске Татар бистәсе зиратына бардылар.

Сара апаның каберенә канәфер чәчәкләре куйганнан соң, хөрмәтле Харис хәзрәт Салихҗан мәрхүмәнең рухына багышлап Корьән сүрәләре укыды. Аннары Сара апаның кызы Әлфия Айдарская әнисе турында бик җылы сүзләр әйтте, әлеге чараны оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Камал театры артисты Әзһәр абый Шакиров та Сара апа турындагы хатирәләрен яңартты. Сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова үзенең туган ягы дип санаган Тутайдан (Апас районы) килгән Сара Садыйкова музее директорының чыгышын да зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул музейдагы яңалыклар белән таныштырды һәм һәркемне музейга кунакка чакырды.

Җырчылар Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, филармониянең талантлы, хөрмәтле җырчысы Зөфәр Сафин шулай ук Сара апаның җырларының аһәңле, моңлы, халыкчан булулары белән горурлануларын, үзләренең репертуарларына да ул җырларны күбрәк кертергә тырышуларын әйттеләр. Якташы Татарстанның халык артисты җырчы Илсур Сафин да Сара апа белән бәйле истәлекләрне барлады. Чыгыш ясаучылар шактый булды, көннең салкынча булуына карамастан, берәү дә китәргә ашыкмады. Сара апаның авыр туфрагы җиңел булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading