16+

Мошенниклар 1,5 тапкырга активлашкан

2024 елның I кварталында, мошенниклыкта шикләнелгән билгесез номерлардан шалтыратулар саны, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан.

2024 елның I кварталында, мошенниклыкта шикләнелгән билгесез номерлардан шалтыратулар саны, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан.

Бу хакта "Касперский лабораториясе" вәкилләре хәбәр иткән.

Kaspersky Who Calls кушымтасы мәгълүматлары буенча, гыйнвар-март айларында россиялеләрнең 42 процентына шикле шалтыратулар булган. Беренче өч айда кирәксез, спам рәвешендәге шалтыратулар кабул иткән кулланучылар өлеше 94 процент тәшкил иткән.

“2024 ел башында телефон мошенниклыгындагы төп билге булып, җинаятьчеләренең үз схемаларында дипфейклар куллануы тора: кешеләр, янәсе, танышларыннан, хезмәттәшләреннән яки җитәкчеләреннән ярдәм кирәклеге турындагы аудиохәбәрләр алган. Мошенниклар күпсанлы легендалар куллана, әмма максат бер генә булып кала – кешенең үз яки кредит акчаларын урлау”, - дип аңлата "Касперский лабораториясе" баш белгече Сергей Голованов.
Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр нинди генә легендалар яки инструментлардан файдаланса да, аларның схемалары нигезендә еш кына социаль инженерия ята.

Шуңа күрә кулланучыларга үз цифрлы грамоталыгын күтәрү һәм киберкуркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Чит кешеләргә конфиденциаль мәгълүматларны, СМС һәм push-уведомленияләр кодларын хәбәр итмәскә, җайланмаларга, шул исәптән смартфоннарга, шалтыратучы үтенече буенча бернинди программалар йөкләмәскә, шикле тоелган әңгәмәне шунда ук туктатырга һәм кабул ителгән номерга шалтыратмаска киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading