16+

Мошенниклар рәсмиләштергән кредиттан котылып буламы?

Экспертлар мошенниклар тарафыннан «Дәүләт хезмәтләре» аша рәсмиләштерелгән кредитны ничек дәгъваларга икәнен аңлатты.

Экспертлар мошенниклар тарафыннан «Дәүләт хезмәтләре» аша рәсмиләштерелгән кредитны ничек дәгъваларга икәнен аңлатты.

Россиянең Үзәк банкы мошенниклар тарафыннан «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталы аша рәсмиләштерелгән кредитларны дәгъвалау буенча киңәшләр бастырды. Бу хакта Үзәк Банкның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Беренче чиратта, үзәк банк үзенең кредит тарихы турындагы мәгълүматларны «Дәүләт хезмәтләре» аша соратып алырга киңәш итә. 

Әгәр «Дәүләт хезмәтләре»нә керү мөмкинлеге юк икән, үзеңнең кредит тарихыңны Россия Банкы сайтында соратып алырга мөмкин.
Кредит тарихының саклану урыны турында мәгълүмат алганнан соң өземтәне соратып алырга кирәк. Әгәр анда сезгә таныш булмаган кредит яки заем табылса, банкка яки Күп функцияле үзәккә әлеге килешүне рәсмиләштермәвегез һәм акча алмавыгыз турында гариза белән мөрәҗәгать итү таләп ителә. Эчке тикшерү уздыруны һәм кредит бирелгән документларны соратырга кирәк.

Аннары полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать итү сорала. Биредә барлык документларның күчермәләрен теркәргә һәм сезнең катнашыгыз булмавыгызны раслауны күрсәтү таләп ителә. Полициядән талон-хәбәрнамәне банкка яки Күп функцияле үзәккә җибәрергә кирәк.

Финанс оешмасы 15 эш көне дәвамында җавап бирергә тиеш, дип хәбәр итә Үзәк банк. Кредит тарихын бирүдән баш тарткан очракта Үзәк банкка шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый хәл барлыкка килгән очракта банк яки Күп функцияле үзәк кенә бурычны сызып ташлый алмый. Моны суд кына хәл итә. 

Дәгъва бирү алдыннан 500 мең сумга кадәр бәхәсләрне карый торган финанс уполномоченныена мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Аның карарлары суд карарларына охшаш юридик көчкә ия.

Мошенниклардан саклану өчен Үзәк банк «Дәүләт хезмәтләре»ндә катлаулы парольләр һәм ике факторлы аутентификация кулланырга, шулай ук контроль сораулар куярга һәм сайтка керү турында хәбәрнамәләрне активлаштырырга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading