16+

Мошенниклар өч хатынны фатирсыз калдырган

Чаллыда яшәүче өч хатын-кыз мошенникларның кармагына эләккән һәм фатирсыз калганнар. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллыда яшәүче өч хатын-кыз мошенникларның кармагына эләккән һәм фатирсыз калганнар. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгесез ир пенсионер ханымның телефонына шалтыраткан, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Янәсе, ниндидер кешеләр аңа кредит рәсмиләштергән һәм аларны алырга омтыла. Алга таба аферистлар хатынны яңа кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны башка счетларга күчерергә ышандырган. Пенсионер ханым каракларны тыңлаган һәм 600 мең сумнан артык суммага өч кредит алган. 

55 яшьлек хатын һәм аның ике кызы да тозакка эләккән. Алар банк һәм микрофинанс оешмаларында милек залогына кредитлар рәсмиләштереп кенә калмыйча, аферистлар белән элемтәгә керү өчен аерым телефоннар да сатып алган. Хатын-кызлар 400 мең һәм бер миллион ярым сумлык кредитлар алган.

Моннан тыш, мошенниклар хатын-кызларның гомуми фатирын сатып алу, алга таба аны сатуны да оештырган. Фатир сатудан алынган акчаларны алар займнарны түләү счетына кертергә вәгъдә иткән. Фатирсыз калгач, зыян күрүчеләр дачаларына күченеп киткән.

Бары шунда гына алар, күршеләре белән сөйләшкәннән соң, мошенникларның кармагына эләгүләре турында уйлана башлаганнар һәм полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Хәзер полиция тикшерү үткәрә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading