16+

Мәскәү биржасындагы сатуларда доллар һәм евро курслары 100 һәм 113 сумнан артып китте

Сәүдә мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 11:18 сәгатькә доллар курсы 100,96 сум ( 21,64%), евро курсы - 113,52 сум ( 22,06%) дәрәҗәсендә тора. Шул рәвешле, 2022 елның 28 февраленә Мосбиржа тарафыннан билгеләнгән валюта коридорының югары чикләренә җитте.

Сату-алу мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 10:50 сәгатькә долларга һәм еврога караганда рубль 15 процентка кимеде, доллар курсы 95,48 сумнан артты (+15%), евро курсы - 107,35 сум (+15,43%) булды.

Элегрәк билгеле булганча, Мәскәү биржасы доллар һәм евро курсының тирбәнешләрен киңәйтте. Әйтик, доллар сатып алуга заявкаларның өске планкасы 95,48 сум дәрәҗәсендә. Евро сатып алуга заявкаларның өске планкасы - 107,355 сум дәрәҗәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading