16+

Мәскәүдә Казандагы фаҗигадә зыян күргән балага операция ясаганнар

Операция биш сәгать дәвам иткән, бала реанимациядә.

Операция биш сәгать дәвам иткән, бала реанимациядә.

Мәктәптәге атыштан соң Мәскәүгә китерелгән бер бала операция кичергән, хәле авыр, әмма тотрыклы, тагын бер кыз операциягә әзерләнә, дип хәбәр иткән Россия балалар клиник хастаханәсе директоры Елена Петряйкина. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

"Бирегә ике баланы алып килделәр. Бер укучыга кичә операция ясалды. Тәненнән (муен, умыртка сөяге өлкәсеннән) пуля калдыкларын алу буенча операция биш сәгать дәвам итте", - дип белдерде Петряйкина журналистларга җомга көнне.

Ул билгеләп үткәнчә: "баланың хәле тотрыклы, аның тормышына берни дә янамый, ул реанимациядә, үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә, авыр хәлдә, әмма операция безгә алга таба аны мөстәкыйль сулыш алу, тернәкләндерү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк".

Директор сүзләренчә, икенче бала, кыз, хәзерге вакытта күкрәктән пуля калдыкларын алу операциясенә әзерләнә. Ул шулай ук балаларның әти-әниләре белән урнашуын әйтте, зыян күрүчеләр белән психологлар эшли.

Элегрәк РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, Мәскәүгә китерелгән зыян күрүчеләрнең икесе бик авыр хәлдә. Казаннан барлыгы тугыз зыян күрүчене алты медүзәккә күчергәннәр. Балалар бик авыр хәлдә, нәкъ менә кайсы медицина үзәгендә дәваланулары билгеле түгел.

Фото:https://vk.com/mchs.tatarstan

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading