16+

МХОда катнашучы хәрбиләр өчен тагын бер ярдәм

Татарстанда МХОда катнашучылар тәүлек әйләнәсе телефон аша психологлардан ярдәм ала ала. Кайнар линиядә психологлар, психотерапевтлар һәм зур эш стажы булган психиатрлар эшли.

Татарстанда МХОда катнашучылар тәүлек әйләнәсе телефон аша психологлардан ярдәм ала ала. Кайнар линиядә психологлар, психотерапевтлар һәм зур эш стажы булган психиатрлар эшли.

Республикада психологик ярдәм линиясе эшли, МХОдагы хәрбиләр һәм аларның гаиләләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм алу мөмкинлегенә ия. Бу хакта «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек саклау линиясе буенча ярдәм чаралары турында»гы матбугат конференциясендә Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Гурьянова сөйләде.

Билгеле булганча, тәүлек әйләнәсе 279-55-80 номеры эшли, аның буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Өмет линиясе» хезмәте махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә. Кризис хәлендә булган кешеләргә ярдәм итә, шулай ук Гурьянова билгеләп үткәнчә, үз-үзенә кул салу очракларын (суицид) профилактикалау өчен эшли.

Бу линиядә кыен хәлдә калган татарстанлылар белән эшләү тәҗрибәсе булган әзерлекле психологлар, психотерапевтлар һәм психиатрлар эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading