16+

МХОда катнашучы хәрбиләр өчен тагын бер мөмкинлек

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан «Халык контроле» сервисында мөрәҗәгатьләрнең яңа категориясе барлыкка килде.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан «Халык контроле» сервисында мөрәҗәгатьләрнең яңа категориясе барлыкка килде.

Хәзер МХОда катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары гуманитар ярдәм, МХО зонасында сугышчыларга ярдәм чаралары һәм башка юнәлешләр буенча сораулар бирә ала. Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская сөйләде.

"Хәрби хезмәт турындагы мөрәҗәгатьләрне карау вакытын кыскарту өчен "Халык контроле" системасына яңа юнәлешләр кертелде. Без бу юнәлешләрдә эшли башладык инде. Эш башланганнан бирле 63 хәбәр килде", - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Сервисның яңа юнәлешләре ярдәмендә МХОда катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары контракт буенча хезмәт итү, шифаханә-курорт дәвалануы, белем алу һәм хәрбиләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру турында тулырак белә ала.

– 117 номеры буенча кайнар линия кысаларында киләчәк мөрәҗәгатьләрне эшкәртү схемасы төзелде, - дип билгеләп үтте «Халык контроле» системасының баш модераторы. - Гражданнан шалтырату килә, шуннан соң колл-үзәк, кирәк булганда, "Халык контроле"системасына мөрәҗәгатьне кертә. Гражданның ведомство–башкаручы белән мәсьәләсен алга таба эшкәртү өчен контакт мәгълүматлары языла.

Сәрия Сабурская шәхси мәгълүматларны яклау максатыннан мөрәҗәгатьләрнең әлеге категориясе аноним булуын билгеләп үтте. Барлык килгән хәбәрләрне беренчел эшкәртү колл-үзәк хезмәткәрләре тарафыннан бер көн эчендә башкарыла, дип өстәде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading