16+

Начар күргән балалар саны арта

Бүген балаларның 50 процентында күз күрүе начарлануы күзәтелә.

Бүген балаларның 50 процентында күз күрүе начарлануы күзәтелә.

Ерактан начар күрү тенденциясе дөньякүләм проблемага әверелә. Күзнең якынга төбәлеп эшләве, бу органга төшкән йөкләнешнең артуы шундый нәтиҗәгә китерә. 

-    Күзгә йөкләнеш бүгенге көндә бер яшьтән үк башлана. Балалар әле тәпи йөрергә дә өйрәнмәгән, ә инде гаджет төймәләренә баскалый белә. Бу, әлбәттә бик үк уңай тенденция түгел. Әмма бу замана кешесенә хас күренеш булып санала, безнең күз ерактагы мамонтны күзләүгә түгел, ә якынга карап эшләүгә көйләнә, - ди Республика офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире, табиб-офтальмолог Ольга Зверева.

Әмма ерактан начар күрү алга таба бер төркем күз авырулары үсеш алуга китерергә мөмкин. Әйтик, мондый паталогияле кешеләрдә глаукома 5-10 тапкырга ешрак ачыклана. Бу күзнең биомеханик сыйфатлары үзгәреше белән бәйле. Күнең кан тамырлары тышчасы юкару нәтиҗәсендә күз алмасын тукландыру бозыла. Бу рәвешле глаукома 30-40 яшьтә ачыкланырга мөмкин, күз күрүе бозылмаганнарда исә бу авыру гадәттә 55-60 яшьләрдә генә үсеш ала, дип аңлатты офтальмолог.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading