16+

Намаз вакытлары үзгәрде

8 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлады.

8 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлады.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 8 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. Шул рәвешле, 8 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:06 дип билгеләнгән), ә 9 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керде (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:14 дип билгеләнгән).

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, дип яза dumrt.ru порталы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading