16+

Нәзарәт махсус хәрби операциядәге Татарстан солдатларына чираттагы гуманитар йөк тапшырды

Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыру өчен оештырылган чираттагы сәфәрнең уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итә.

Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыру өчен оештырылган чираттагы сәфәрнең уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итә.

Бу Луганск өлкәсендә урнашкан хәрби подразделениегә өченче командировка булды. Анда хезмәт итүче солдатларның 90%ы – чыгышы белән Татарстанның Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе һәм башка район һәм шәһәрләреннән, аларның 50дән артыгы – намаз укучы дин кардәшләр. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең сәфәре йөкне турыдан-туры солдатлар кулына тапшыруы белән кыйммәтле булды. Алар өчен төнлә яхшырак күрергә мөмкинлек бирә торган приборлар, радиостанцияләр, маскировка челтәрләре, колакчыннар, фонарьлар, компаслар, газ плитәләре һәм баллоннар, шөреп борып кертә торган җайланмалар, саморезлар, җылыткычлар сатып алынды. Моннан тыш, аларга туган якларыннан азык-төлек (шул исәптән хәләл тушенкалар), бронежилетлар, шлемнар, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бинтлар, оекбашлар һәм эчке киемнәр һ.б. илтелде. Бу әйберләрнең авырлыгы 1 тоннадан артып китте.

Гуманитар ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан республиканың барлык почмакларындагы битараф булмаган мөселманнар җыеп тапшырган акчага сатып алынды. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте сугышчыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җыюга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Мобилизацияләнгән татарстанлыларга ярдәм итү дәвам итә. Акча җыюны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Мобилизацияләнгән солдатларның кулына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырылды
Чыганак: ДУМ РТ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading