16+

"Әнигә генә әйтмә": Татарстанда тагын бер хәрбине соңгы юлга озаттылар

Мамадыш районында МХОДа һәлак булган Виктор Сафиуллин белән хушлаштылар.

Мамадыш районында МХОДа һәлак булган Виктор Сафиуллин белән хушлаштылар.

Хәрбигә 39 яшь булган. Ул Мамадыш районының Сикәнәс авылында туып-үскән, дип хәбәр итә "Нократ" газетасы. 

Мамадыш мәктәп-интернатында белем алган, шуннан соң туган авылына кайткан. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән.

— Ул һәрвакыт игелекле, ярдәмчел, күршесендә яшәүче әбиләргә ярдәм итә иде. Кыш көне карларын чистара, җәй көне утыннарын яра. Беркайчан да ярдәмнән баш тартмады, - дип искә ала Викторның сеңлесе Екатерина Петрова. Махсус хәрби операция зонасына Виктор үз теләге белән киткән. Яңа ел алдыннан Виктор туганнарына Ватанны якларга бару турында уйлаганын әйтә.

— Мин аны кисәттем, "уйлап карама әле!" дидем, - дип искә ала геройның әнисе.

2023 елның гыйнварында Виктор башка хәрбиләр сафына керә, ләкин гаиләсенә бөтенләй башкача хәбәр итә. Башта ул төзелештә, шәһәрләрне торгызуда эшләячәген сөйли. 
— Без моңа ышандык, - ди Екатерина.

Берничә атнадан соң Виктор тагын бер тапкыр шалтырата һәм алгы сызыкта булуын әйтергә мәҗбүр була.

— Дүрт ай эчендә ике тапкыр шалтыратты. Апрель башында яу кырына керүен әйтте, ләкин барысы да яхшы, диде. Миннән: «Әнигә генә әйтмә!» - дип үтенде. Мин әйтмәдем, - дип искә ала Екатерина Петрова.

Берничә атнадан соң Виктор Сафиуллин 19 апрельдә Артемовск шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Туганнары бу хакта ай ярым вакыт узганнан соң гына белә. 

— Абыем элемтәгә чыкмый башлады һәм мин аны үлгәннәр исемлеге буенча тикшертүне сорый башладым. Миңа: "Җавап алынды, әнисе шалтыратсын" дигән хат килде, - дип искә ала Екатерина.

Шуннан соң ул әнисенә Викторның соңгы берничә айда кайда булуы турында сөйләп бирә. Соңрак Нина Фатеевага улының батырларча һәлак булуын хәбәр итәләр.

Виктор Сафиуллинны Сикәнәс авылында җирләгәннәр. Только маме не говори: в Мамадышском районе простились с Виктором Сафиуллиным, погибшим в ходе СВО

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading