16+

Җәнлекләрне коткару, аларны тәрбияләп, кире табигый яшәү тирәлегенә кайтару кемнәр өстендә?

Җәнлекләрне коткару, аларны карап-тәрбияләп тору һәм кире табигый яшәү тирәлегенә кайтару кемнәр өстендә?

Җәнлекләрне коткару, аларны карап-тәрбияләп тору һәм кире табигый яшәү тирәлегенә кайтару кемнәр өстендә?

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенә матбугат туры оештырды.
Кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылында, урман-кырлар арасында урнашкан, андагы саф һава һәм белгечләрнең кайгыртучан куллары могҗизалар тудырырга сәләтле. 

Экскурсияне Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге директоры урынбасары Александр Наумов һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков үткәрде.
Чара башында журналистлар комплекс белгечләре эше белән таныштылар

«Станциядә вольер комплексы төзелде. Анда Үзәк һәм Яшел Үзән район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре хайваннарны дәвалыйлар һәм тернәкләндерәләр. Бүгенге көндә 9 тәрбияләнүче бар. Алар барысы да битараф булмаган татарстанлылар тарафыннан табылган. Үзәккә хайваннарны күбрәк физик җәрәхәтләр белән китерәләр. Монда алар үз хәлләренә кайталар, «яраларын ялыйлар» һәм яңа тормышка яраклашалар», –дип билгеләде Александр Наумов. 

Матбугат туры кысаларында кунаклар үзәктә озак яшәүчеләр белән дә таныштылар. Шундыйларның берсе – канаты яраланган кара тилгән. Аны Менделеевск районы халкы тапкан.

Хайваннар дөньясы объектларын коткару, асрап тору һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару буенча дәвалау станциясе – килеп күрү бәхете туры килгән иң онытылмаслык урын», – дип билгеләп үттеләр журналистлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading