16+

“Нур”  татар дәүләт театрына 2024 елда гастрольләр белән барырга планлаштырабыз”

5 апрельдан алып 28 апрельгә кадәр Казанның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре узачак. Соңгы тапкыр “Нур”лылар Казанда 2019 елда чыгыш ясады. Гомум алганда, бу коллективның үз тарихында мәдәни мәркәзебезгә алтынчы гастрольләре.

5 апрельдан алып 28 апрельгә кадәр Казанның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре узачак. Соңгы тапкыр “Нур”лылар Казанда 2019 елда чыгыш ясады. Гомум алганда, бу коллективның үз тарихында мәдәни мәркәзебезгә алтынчы гастрольләре.

“Нур” театрының күпкырлы иҗаты узган гасырның башыннан ук тамырлар ала. Театрның тарихы беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйзәтуллина-Волжская исеменә бәйле. Хәзерге көндә инде “Нур” театры Башкортстанда гына түгел, бөтен татар халкы алдында җитди урын алып тора.

-  2016 елда безнең театр җитәкчеләре арасында шундый килешү төзелде, ягъни ике ел саен алмаш гастрольләр булачак.Кызганычка каршы, гастрольләр пандемия ааркасында өзелеп торырга мәҗбүр булды. Алга таба  бу килешү үзенең тәртибе белән дәвам итәчәк дип ышанып калабыз, - ди “Нур” театрының әдәби-драматургик бүлек җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина 

Быелгы гастроль репертуары аеруча бай. Ул исемлек соңгы елларда “Нур” театры иҗатында вакыйга булып яңгыраган һәм Башкортстан тамашачысының ихлас сөюен яулаган сәхнә әсәрләреннән төзелгән.

Гастрольләр 25 апрельдә популяр автор Зифа Кадыйрованың трилогиясе  буенча язылган “Фатыйма” драмасыннан ачылып китә. Режиссеры – Азат Зиганшин. 26 апрельдә Г. Камал театрының зур залында Илгиз Зәйниевның “Хыял йортында” дигән музыкаль комедиясе уйналса, кече залында Мансур Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм” комедиясе куелачак.  27 апрельдә Мөдәрис Багаевның “Бер мәл шәһәрдә” спектаклен карарга була. Ә инде гастрольләргә Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” дип аталган легендар мелодрамасы нокта куя.

- Мин “Фатыйма” спектаклендә арткы пландагы геройны башкарам: Фатыйманың сеңлесе Махинур булып уйныйм. Ул инде шук, шаян, үзсүзле, тормышка позитив караучы  герой. “Галиябану”да төп герой ролен башкарам. Минем өчен Махинур яңа төрле герой булса, Галиябану, киресенчә, тормыштан алынган копиям. Аны уйнавы да җиңел бирелә, - диде “Нур” татар дәүләт театрының артисткасы Гөлназ Биктимирова. 

-  “Нур”  татар дәүләт театрына 2024 елда гастрольләр белән барырга планнаштырабыз. Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче тамашачылар театрдан һәрвакыт яңа чыгышлар, сәхнә әсәрләре, спектакльләр сорый. 2 ел вакыт нәкъ халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерергә бирелә, - дип әйтте Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов.

Гастрольләрнең Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләрне һәм йолаларны саклау елында үтүе аеруча бер символик мәгънәгә ия. Аның Тукай көннәренә, туган тел бәйрәменә туры килүе икеләтә куаныч. Чыгышлар бер яктан ике Республика театрларның дуслыгы билгесе булып торса, икенче яктан – чын сәнгать бәйрәменә әверелер дип ышанабыз.

Адилә Илалова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading