16+

Өч көн әти-әнисе мәетләре янында ялгызы булган сабыйларның киләчәге турында билгеле булды

Екатеринбургта Эльмаш районында өч көн буе үлгән әти-әнисе белән яшәгән сабыйларның киләчәге турында билгеле булды. 

Екатеринбургта Эльмаш районында өч көн буе үлгән әти-әнисе белән яшәгән сабыйларның киләчәге турында билгеле булды. 

Яшь гаилә башлыгын һәм аның хатынын бергә җирләячәкләр. Аларның балалары хәзер хастаханәдә. Сабыйларны аннан үлгән Викториянең туган сеңлесе алып китәчәк. Бу турыда E1.RU басмасы хәбәр итә. Хатын-кыз үзе дә күп балалы әни һәм хәзер декрет ялында утыра. Әлегә опека органнары ике яшьлек малайны һәм өч айлык кызны кем тәрбияләячәген хәл итмәгән. Әмма билгеле булганча, опеканы мәрхүм Радмирның туганнары рәсмиләштерергә планлаштыра.

- Викториянең гаиләсе бик яхшы. Аның әти — әнисе яхшы исәптә тора, алар эчми, әнисе хастаханәдә эшли, - дип сөйләгән үлгән хатынның танышы.- Вика үзе тәрбияле кыз иде, эчмәде һәм азып-тузып йөрмәде. Шундый хәл килеп чыкканын белгәч, мин шок кичердем.
Балалар хастаханәдә озакка калмаячак. Свердловск өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сөйләвенчә, тиздән балаларны гаиләгә кайтарачаклар.

- Балаларны мөмкин кадәр тизрәк туганнарына тапшыру бурычы куелган. Бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш, гәрчә мондый ситуациядә кирәкле барлык процедуралар шактый вакыт алачак, — дип сөйләгән опека вәкиле. - Без баш табиб белән аралаштык, балаларның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Аларны больницада тоту кирәк түгел.

Хәзер туганнары җирләүне оештыру белән шөгыльләнә. Викториянең танышлары әйтүенчә, ул кияүгә чыккач, мөселман динен кабул иткән. Шуңа күрә хушлашу тантанасы мөселман йолалары буенча үткәреләчәк. Яшь парны Радмирның туган җирендә җирләячәкләр. 

— Алар турында шулкадәр күп начар хәбәр язалар, имеш, икесе дә наркоман булган. Моны тикшерү кәрсәтер, - дип зарланган Радмирның сеңлесе. - Аллага шөкер, балалары белән барысы да яхшы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading