16+

Өй эше аркасында – теге дөньяга

Кытайда әти кеше, улына өй эшен эшләргә ярдәм иткәндә, чак кына йөрәк өянәгеннән үлми кала.

Кытайда әти кеше, улына өй эшен эшләргә ярдәм иткәндә, чак кына йөрәк өянәгеннән үлми кала.

Бу илдә мондый беренче очрак түгел, дип яза South China Morning Post. 

40 яшьтән узган Чжан фамилияле әти, урта мәктәпне тәмамлаган  һәм югары сыйныфка керү имтиханнарына әзерләнгән улы белән дәрес әзерләгән вакытта кинәт сулыш алуы авыраюын һәм күкрәк турысы авыртуын тоя. Билгеләп үтелгәнчә, Кытайда халык саны күп булуы аркасында мәгарифтә конкуренция бик югары. Ул балалар бакчасына алынудан алып, эшкә урнашуга кадәр күзәтелә. Ата-аналар үз балалары өчен иң яхшысын теләп, яхшы мәктәпләргә эләгү өчен аларны күп укырга мәҗбүр итәләр. Шул рәвешле гаокао (БДИ аналогы) имтиханына әзерләнү һәм абруйлы югары уку йортларына керү җиңелрәк булачак.

Чжан еш кына улының мәктәп биремнәрен үтәвен контрольдә тоткан, аны имтиханнарга әзерләнү өчен өстәмә курсларга яздырган, үзе алып барган һәм алып кайткан, һәр кич өстәмә дәресләр оештырган. Әтисе ягыннан басым аркасында, гаиләдә мөнәсәбәтләр дә киеренке булган. 

Дәрес әзерләгәндә хәле начарайган ир-атны хастаханәгә китергәннәр, анда аңа коронар шунтирование операциясе уздырганнар, ул уңышлы тәмамланган. Өянәк йөрәкнең ишемик авыруы үсеше аркасында килеп чыккан, ул еш кына стресс тәэсирендә кискенләшә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading