16+

Өлешчә мобилизация этапларга бүленми!

Россиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация беренче һәм икенче этапларга бүленми, төбәк башлыклары һәм рәсми затлар ясаган белдерүләр дөрес түгел, дип белдерде Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин.

Россиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация беренче һәм икенче этапларга бүленми, төбәк башлыклары һәм рәсми затлар ясаган белдерүләр дөрес түгел, дип белдерде Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин.

Шул рәвешле, ул Курск һәм Ростов өлкәләре башлыкларының мобизилизациянең «беренче этабы»н үтәү турындагы хәбәрләренә аңлатма бирде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Президент указында мобилизациянең бернинди этаплары да күздә тотылмаган. Шулай булгач, кемнеңдер «беренче этапны үтәве» яки «икенче этапка күчүе» турында сүз алып барылмый. Илдә өлешчә мобилизация бара. Бу – өзлексез процесс һәм бернинди этапларга да бүленми», - диде Швыткин.

Ул аңлатып узганча, һәр төбәкнең үзенең мобилизация планы бар, кайбер төбәкләр аны инде үтәде, ә кайберләре – юк.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан итте. Махсус хәрби операция зонасына резервта торган 300 мең кешене чакыру күздә тотыла. Саклану министры Сергей Шойгу элегрәк хәбәр иткәнчә, аларның 200 меңе РФ Кораллы Көчләренә кушылган инде.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading