16+

Куркыныч уеннар: квестларга ГОСТ кертергә ниятлиләр

Россиядә бөтен квестлар өчен ГОСТ кертелергә тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитет әгъзасы Екатерина Стенякина.

Россиядә бөтен квестлар өчен ГОСТ кертелергә тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитет әгъзасы Екатерина Стенякина.

Махачкалада булган хәл – анда квестта янгын башланып ике кыз һәлак булды, квестларның куркынычсызлык таләпләренә туры килү мәсьәләсен күтәрде.

-    Мондый күңел ачуларның барлык төрләре өчен мәҗбүри ГОСТ кертү квестларны куркынычсызрак итәргәмөмкинлек бирәчәк. 2024 елда балалар катнашында квестлар өчен стандарт кертелгән иде инде. Хәзер шундыйны ук өлкәннәр өчен дә булдырырга кирәк", - диде депутат.

Аерым алганда, “балалар” ГОСТы квестта ачык ут, сихерчелек, бәйләү, пычкы, теләсә нинди корал, балта, янучан һәм химик матдәләр куллануны тыя.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading