Бу COVID-19 белән авыручыларны барлау өчен эшләнгән.
Россиядә ОРВИ һәм аның симптомнары булган барлык пациентлар мәҗбүри тәртиптә коронавирус инфекциясенә тикшереләчәк. Бу COVID-19 белән авыручыларны барлау өчен эшләнгән. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде.
- Әлеге карар баш дәүләт санитария табибының карары рәвешендә чыкты инде. ОРВИ симптомнары булган барлык пациентлар да хәзер COVID-19ка мәҗбүри тәртиптә тикшереләчәк. Бу чирне таратмау өчен эшләнелә,- дип йомгаклады Попова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар