16+

Өйдәше белән ачуланышканнан соң, тугыз айлык улын үтергән

Уралда яшәүче хатын, өйдәше белән ачуланышканнан соң, тугыз айлык улын үтергән Альбина Рамазановага хөкем карары чыгарылган.

Уралда яшәүче хатын, өйдәше белән ачуланышканнан соң, тугыз айлык улын үтергән Альбина Рамазановага хөкем карары чыгарылган.

Бу хакта Свердловск өлкә суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге хәл 2022 елның 2 февралендә Каменский районында булган. 20 яшьлек хатын өйдәше белән ачуланышкан, шуннан соң пычак алып, улына дүрт тапкыр кадаган. Алынган җәрәхәтләрдән бала шунда ук үлгән. kp.ru басмасы язганча, утырыш барышында кыз башта берничә тапкыр улын буарга тырышып каравын, тик шулай да үлмәвен күргәч, кулына пычак алуын сөйләгән. Хәзер ул 12 ел гомуми режимлы колониядә утырачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading