16+

Песков эшләми торган көннәрне озайту мөмкинлеген шәрехләде

Россия президенты Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россиядә эшләми торган көннәрне коронавирус белән вәзгыять аркасында озайту мөмкинлеген шәрехләде.

Россия президенты Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россиядә эшләми торган көннәрне коронавирус белән вәзгыять аркасында озайту мөмкинлеген шәрехләде.

Ул имеш-мимешләргә ышанмаска, ә рәсми мәгълүматларга йөз тотарга чакырды. "Имеш-мимешләргә ышанырга кирәкми, рәсми мәгълүматка йөз тотарга кирәк", - диде Путинның матбугат сәркатибе Песков. Шул ук вакытта ул, барлык төбәкләр дә пандемия чорын озынайту буенча аерым вәкаләтләргә ия һәм үз территорияләрендә эпидемиологик вәзгыять үсешенә бәйле рәвештә карарлар кабул итә ала, дип белдерде.

Моңарчы Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлгә эшләми торган көннәрнең йогынтысы турында сөйләде.
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова COVID-19 белән көрәш буенча кабул ителгән чаралар аркасында игьлан ителгән эшләми торган көннәр тиз арада үз җимешен бирмәячәк, дип белдерде.

Новгород өлкәсе хакимияте төбәктә 8 ноябрьдән эшләми торган көннәрне авыручылар саны арту белән бәйле рәвештә бер атнага озынайтылачак, дип игълан итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading