16+

Питрәч районында «Лада» йөртүчесе гаебе белән чыккан авариядә бер кеше үлгән

Питрәч районында юлның каршы як полосасына чыккан “Лада” йөртүчесе үзе үк һәлак булган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Питрәч районында юлның каршы як полосасына чыккан “Лада” йөртүчесе үзе үк һәлак булган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада” машинасы каршы як полосага чыккан һәм шул юнәлештә килүче Volvo йөк автомобиле белән бәрелешкән. "Лада" йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре белән республика клиник хастаханәсенә китерелгән, кызганычка, биредә соңрак вафат булган.
Булган хәлнең шартлары ачыклана. Тикшерү бара.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра! 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading