16+

Прививка ясатмаучыларның эштән читләштерелүен тикшерә башлаячаклар

ТР Роспотребнадзор хезмәткәрләре вакцина кадатмаган кешеләр эштән азат ителгәнме-юкмы икәнен тикшерә башлаячаклар.

ТР Роспотребнадзор хезмәткәрләре вакцина кадатмаган кешеләр эштән азат ителгәнме-юкмы икәнен тикшерә башлаячаклар.

Хезмәткәрләр прививканың беренче компонентын булса да кадатырга тиеш.

Татарстанда кайбер категория гражданнары өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәү срогы тәмамлана. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина искәртте. Татарстанның баш санитария табибы карары буенча, беренче прививка кадатмаган хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Беренче компонентны кадату өчен гражданнарга 9 ноябрьгә кадәр вакыт бирделәр. Ә 7 декабрьдән тулы вакцинация үтмәгән татарстанлылар эшли алмаячак.

"Карар буенча бездә 9 ноябрьдән эштән читләштерү каралган. Аңлашыла, без эш бирүчеләргә кемне читләштерүләрен билгеләү өчен көннәр бирәбез. Без әлегә беренче прививканың булу-булмавын гына карыйбыз, чөнки икенчесенә кадәр вакыт бар әле, 10сыннан алып бөтен республика буенча тикшерүләр белән чыгабыз", - диде Авдонина.

Март аенда илебез Президенты Владимир Путин да короновируска каршы вакцина ясатты. "Минем барлык күрсәткечләр яхшы", – диде Президент һәм вакцина ясаткач та үзен әйбәт хис иткәнен әйтте.
Ул бөтен дөньяда һәм Россиядә беренче булып теркәлгән «Спутник V» вакцинасын ясаткан.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-vaktsina-turynda-minem-barlyk-krstkechlr-yakhshy

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading