Бүләкләнүчеләр арасында сәясәтчеләр дә, токарь да бар.
Россия Президенты Владимир Путин Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эшләре өчен татарстанлыларга дәүләт бүләкләре бирде. Документны хокукый мәгълүмат сайтында бастырдылар.
Документ нигезендә, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды. Медальне республиканың сәяси эшлеклесе ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен алды.
Бүләккә лаек булган икенче татарстанлы - Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте корылтаенда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Аңа шулай ук II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены бирелгән.
Казан моторлар төзү производство берләшмәсе токары Николай Герасимов та мактаулы исемгә лаек булды. Машина төзелеше өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы эше өчен Путин аңа «Россиянең Атказанган машина төзүчесе» исемен бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар