16+

Путин Брянск өлкәсендә булган хәлне теракт дип атаган

Президент Путин Брянск өлкәсендә булган вакыйганы теракт буларак бәяләгән, дип яза "РИА Новости".

Президент Путин Брянск өлкәсендә булган вакыйганы теракт буларак бәяләгән, дип яза "РИА Новости".

Украина сугышчыларының Брянск өлкәсенә булган һөҗүме-ул теракт. Балалар булуын күреп, гражданнар автомобиленә атканнар, дип белдерде Владимир Путин, Украина белән чиктәш төбәктәге вәзгыятькә аңлатма биреп.

"(Неонацистлар һәм террористлар. - Искәрмә. ред.)<...> бүген чираттагы террорчылык акты, чираттагы җинаять кылды. Чик буе территориясенә үтеп керделәр һәм гади халыкка карата ут ачтылар. Бу гражданнар машинасы, анда гражданнар һәм балалар утырганын да күргәннәр бит. Шуңа да карамастан аларга карата ут ачканнар. Нәкъ менә шундый кешеләр безне тарихыбыздан мәхрүм итү, традицияләребездән, телебездән ваз кичерү бурычын куйган", — диде дәүләт башлыгы "остаз мәктәбе" ("Школа наставника") белем бирү программасында катнашучылар белән очрашуда.

Бу җинаятьләрне неонацистлар һәм аларның хуҗалары башкара, дип дәвам итте Путин. Аның фикеренчә, әлеге "хуҗалар" бүгенге һөҗүмгә игътибар бирмәячәк, әмма ахыр чиктә Россиянең дошманнары ниятләренә ирешә алмаячак. "Без аларны кысачакбыз", - дип йомгаклады президент.
Иртән Брянск өлкәсенең Климов районы территориясенә Украина диверсия төркеме үтеп керде, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Александр Богомаз. Любечан авылында террористлар автомобильгә ут ачкан, һөҗүм аркасында бер җирле кеше үлгән, ун яшьлек бала яраланган. Моннан тыш, Климов районында урнашкан Сушана авылындагы торак йортка снаряд төшкән. 
ФСБның иҗтимагый элемтәләр үзәге гадәттән тыш хәл урынында террористларны юк итү буенча махсус операция үткәрелүе турында белдергән. Биредә шулай ук Оборона министрлыгы хезмәткәрләре дә катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading