16+

Путин COVID-19 дан икенче прививка ясаткан

Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы икенче прививка ясатуы турында хәбәр иткән. Беренче уколны Путин 23 мартта кадаткан иде, әлеге процедура матбугат чаралары вәкилләреннән башка гына узган.

Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы икенче прививка ясатуы турында хәбәр иткән. Беренче уколны Путин 23 мартта кадаткан иде, әлеге процедура матбугат чаралары вәкилләреннән башка гына узган.

"Мин әле бу залга керер алдыннан, икенче прививка ясаттым, дип хәбәр итәргә телим. Барысы да яхшы булыр дип ышанам", - дип белдерде Путин Рус географик җәмгыяте президиумында.

Президент нәкъ менә нинди вакцина кадатуын хәбәр итмәде. «Безнең илдә җитештерелгән өч вакцинаның берсе»,- диде ул. Владимир Путин сүзләренчә, беренче прививкадан соң аның температурасы күтәрелмәгән, тик "икенче көнне бераз хәле киткән" һәм укол урыны авырткан.
Илдә массакүләм вакцинация чарасы гыйнвар уртасыннан бара. Россиядә өч вакцина хупланылды: Гамалея исемендәге үзәкнең «Спутник V» дип аталганы, Чумаков исемендәге үзәкнең «Вектор»ы һәм «КовиВак» үзәгенең «ЭпиВакКорона»сы.
Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы вакцинацияне милли календарьга кертергә тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading