16+

Путин дүрт татарстанлыны дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде

Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.

Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.

Указга ярашлы рәвештә, «Мостостроительное управление» ҖЧҖ генераль директоры Мостафаев Бахрам Талыб улына төзелеш өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы эше өчен «РФның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Шулай ук «Ак Барс» акционерлык коммерция банкының иминлек департаменты директоры урынбасары Николай Журов I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.

«Татнефть» ААҖнең ике хезмәткәре: идарә башлыгы урынбасары Рамил Абдрахманов һәм төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе инженеры Елена Белова да игътибарсыз калмады. Икесе дә ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading