Ике татарстанлы дәүләт бүләкләренә лаек булды. Россия Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйды, документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
«Янгындагы батырлык өчен» медале белән Татарстан Янгынга каршы хезмәтенең Тукай районы Биклән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Рамил Фәрдиев бүләкләнде.
"Исәпләү системаларының фәнни-җитештерү берләшмәсе" ҖЧҖ бүлеге башлыгы Виктор Грот, үз чиратында, Дуслык ордены белән билгеләп үтелде.
Элегрәк, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Владимир Путин Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзадә Руденкога Дәүләт Премиясен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар