16+

Путин Һиндстанда нишләп йөри?

Россия Президенты бүген Һиндстанда кунакта.

Россия Президенты бүген Һиндстанда кунакта.

Президент Владимир Путин бүген Нью-Дели  шәһәрендә. Ул анда Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән очраша. 

Ике лидер G20, БРИКС кысаларында, үзара хезмәттәшлек хакында сөйләшәчәк. Шулай ук террорчылык белән көрәш, Әфганстандагы вәзгыять, Азия- Тын океан җирлегендәге вакыйгалар хакында да сөйләшү булачак. 

Сөйләшү нәтиҗәсе буларак дистәләп килешү имзаланачак. Алар мәдәният, сәүдә һәм инвестицияләр, космос өлкәләренә кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading