Форум хатын-кызларның дөнья бергәлегендә хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Россия Президенты Владимир Путин алга киткән илләрдә хатын-кызларның хезмәт хакларында тигезсезлек очракларына игътибар итте. Бу хакта ул өченче Евразия хатын-кызлар форумында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
“Сүз дә юк, глобаль масштабта хатын-кызлар хокукларын тулы күләмдә гамәлгә ашыру өчен, аларның тормышның барлык өлкәләрендә ирекле, дискриминациясез катнашу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, күп эшлисе бар әле», – дип ассызыклады ул.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, Евразия хатын-кызлар форумы-Халыкара диалог, яңа инициативалар, глобаль проблемаларны хәл итүгә уртак карашлар булдыру мәйданчыгы. Аның фикеренчә, форум хатын-кызларның дөнья бергәлегендә хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Чыганак: https://trt-tv.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар