16+

Путин хәбәр иткәнчә, Россиядә инфляция ноль дәрәҗәсенә җитте

Элек бу күрсәткеч 17,4 процентка җиткән иде.

Элек бу күрсәткеч 17,4 процентка җиткән иде.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин хәбәр иткәнчә, майның икенче яртысыннан Россиядә бәяләр үсеше туктатылды. Аның сүзләренә караганда, 2022 елда инфляция 17,4 процентка җиткән.

- Хәзер инфляция ноль дәрәҗәсендә тора, - диде президент икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.

Россия Президенты Владимир Путин Көнбатыш илләренең икътисади сәясәт алып барудагы күпьеллык хаталары һәм аларның легаль булмаган санкцияләре глобаль инфляциягә, хәерчелек үсешенә һәм азык-төлек дефицитына китерде, дип белдергән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading