16+

Путин күп балалы әтиләргә социаль ярдәм чараларын эшләүне йөкләде

Россия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә күп балалы әтиләргә социаль ярдәм чараларын эшләргә кушты, диелә Кремль сайтында.

Россия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә күп балалы әтиләргә социаль ярдәм чараларын эшләргә кушты, диелә Кремль сайтында.

Әлеге карар 19 февральдә кабул ителгән.

"Күп балалы әтиләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләсен карарга кушам", – дип күрсәтелгән документта.

Хөкүмәткә башкарылган эш турында докладны 31 мартка кадәр тапшырырга кирәк.

Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әтиләргә ярдәм итү чаралары турында йөкләмә 2024 елның 10-11 гыйнварында Чукотка автономияле округына һәм Хабаровск краена эш сәфәре нәтиҗәләре буенча бирелгән.

23 гыйнварда Путин Россиядә күп балалы гаилә статусын ныгытучы Указга кул куйды. Документ нигезендә әлеге категориядәге гражданнар өчен социаль ярдәм чаралары билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading