16+

Путин махсус операциянең ничек тәмамланачагы турында сөйләде

СССР таркалганнан соң АКШ рус һәм украиннарны тарката алды, дип белдерде Владимир Путин журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясе барышында.

СССР таркалганнан соң АКШ рус һәм украиннарны тарката алды, дип белдерде Владимир Путин журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясе барышында.

"Чит көчләр ярдәмендә һәм, чынлыкта, Союз таркалганнан соң хакимияткә милләтче карашлы кешеләр килүе ярдәмендә, һәм менә, безнең бөтен тырышлыгыбызга карамастан, бу көчләр ярдәмендә (руслар һәм украиннар – искәрмә) дошманлык артты. Әйткәнемчә, башта безне тараттылар, аердылар, аннары бер-беребезгә карата котырттылар. Бу яктан алар, әлбәттә, нәтиҗәгә ирештеләр. Ә без бу яктан фиаскога дучар булдык", - дип билгеләп үтте президент.
Бер журналистның Украинадагы хәлне дипломатик хәл итү мөмкинлеге бармы дигән соравына җавап биреп, президент конфликтларның һәрвакыт сөйләшүләр белән тәмамлануын билгеләп үтте.

"Барлык конфликтлар, кораллы конфликтлар дипломатик рухтагы теге яки бу сөйләшүләр белән тәмамлана, ә без алардан беркайчан да баш тартмадык. Украинаның хәзерге җитәкчелеге сөйләшүне тыйды. Бу инде бераз гадәти булмаган, сәер тоела, дип әйтер идем. Шулай да, иртәме-соңмы, әлбәттә, конфликт хәлендәге яклар утыра һәм килешәчәк. Безгә каршы торучылар моны тизрәк аңласа, яхшырак булачак. Без моннан беркайчан да баш тартмадык», - диде президент.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading