16+

Путин махсус операциянең төп планын атады

Россия Президенты Путин Донбасска ярдәмне Украинадагы махсус операциянең төп максаты дип атады

Россия Президенты Путин Донбасска ярдәмне Украинадагы махсус операциянең төп максаты дип атады

Махсус хәрби операциянең төп максаты һәм планы Донбасска ярдәм итү. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Валдай» клубының пленар сессиясе барышында сөйләде , трансляция чараның рәсми сайтында бар.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Генераль штабта махсус операциянең җентекле планы бар, әмма алар белән уртаклашмаячак.

"План һәм максат бер-Донбасста яшәүче кешеләргә ярдәм итү. Менә без моннан чыгып эш итәбез", - дип белдерде Путин.

Шулай ук үз чыгышында президент Донбассның бәйсезлеген таныганнан соң Россия аларны якларга тиешлеген билгеләп үтте. Донбассның бәйсезлеген тану һәм аларны ташлау кабул ителмәс иде, дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

«Валдай» халыкара дискуссия клубына 2004 елда шул ук исемдәге эксперт-аналитик үзәк каршында нигез салынган. Президент клуб утырышларында даими катнаша һәм анда чыгыш ясый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading