16+

Путин махсус хәрби операция волонтерларына кагылышлы указ кабул итте

Россия Президенты Владимир Путин яралану һәм контузия алу нәтиҗәсендә инвалид калган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен түләүләр программасын киңәйтергә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин яралану һәм контузия алу нәтиҗәсендә инвалид калган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен түләүләр программасын киңәйтергә кушты.

Бу хокукый актларның рәсми порталында бастырылган указдан билгеле булды.

Яңа документ нигезендә, хәзер түләүләргә:

• Россия Милли гвардиясенең полиция махсус исеме бирелгән хәрби хезмәткәрләре;

• ФСБ хәрбиләре;

• Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә эшләүче волонтерлар;

• дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләү өчен яңа төбәкләргә командировкага җибәрелгән затлар;

• коткару формированиеләре хәрби хезмәткәрләре;

• федераль янгынга каршы хезмәт һәм мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләре;

• дәүләт предприятиеләре хезмәткәрләре;

• Тикшерү комитеты хезмәткәрләре.

14 ноябрьдә Президент яралану нәтиҗәсендә инвалид калган махсус операциядә катнашучылар өчен дүрт миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Әгәр яралану 2022 елның 24 февраленнән Указ үз көченә кергәнчегә кадәр алынган булса, акчалар «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан күчереләчәк, имгәнгән вакытта инде түләнгән түләүләрне исәпкә алачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading